Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда күп фатирлы меңнән артык йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган
Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала, 41 районда йортларны төзекләндерергә җыеналар.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан башка) гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метр булган 1 064 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. «Программаның финанслар күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум», — диелә хәбәрдә.
Алексей Фролов мәгариф объектларындагы капиталь төзекләндерү турында сөйләде. 11 июньгә 36 объектның 34ендә эш бара, ике объектта эшләр төгәлләнгән. Планлаштырылган өч коррекцион мәктәптә дә капиталь төзекләндерү эшләре бара. 87 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 84ендә капиталь ремонт бара, өч объектта эшләр беткән.
Шулай ук министр урынбасары гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрдә, ресурс үзәкләрендә, уку корпусларында һәм тулай торакларда капиталь ремонт барышы турында да сөйләде. Республикада 21 спорт объектында, 6 балалар сәламәтләндерү лагерендә капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Республикада 8 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак, мәдәният объектларында, ындыр табакларында, ат, сыер фермаларында капиталь ремонт бара. Машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларына, ветеринария берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе биналарына, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары (советлары) биналарына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, муниципаль архивларга капиталь ремонт программалары гамәлгә ашырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган урманчылыкларның биналары төзекләндереләчәк, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе биналарына ремонт ясау дәвам итә. Шулай ук ТР газлаштыру фондының берничә программасы тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз