news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемасы буенча фикер алышу булды

Татарстанда яшәүчеләр апрель һәм май айларында төзекләндерү схемалары буенча 5,5 меңнән артык комментарий калдырган.

Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемасы буенча фикер алышу булды

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Бу хакта «Безнең ишегалды» президент программасы порталында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, апрель һәм май дәвамында план-схемалар dvor.tatar сайтында чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның фикерен исәпкә алуны программаның мөһим принцибы итеп билгеләде. Эпидемиологик вазгыять аркасында төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу интернет аша узды.

12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык комментарий калдырган. Барлык тәкъдимнәр муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар план-схемаларга үзгәрешләр кертәчәк һәм dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерү планнарының финал версияләрен тәкъдим итәчәк.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов, дөньядагы катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк — программага кертелгән барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100