Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда меңгә якын кеше электр утсыз калган
Кичке унбер тулганда электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Кичә кичке якта һава торышы бозылып, Татарстанда меңгә якын кеше электр утсыз калган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Түбән Кама һәм Буа районында җил көчәю сәбәпле, алты торак пунктта 1064 йортта электр уты беткән. Бу йортларда чама белән 904 кеше яши, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кичке унбер тулганда электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз