news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Мең дә бер ләззәт» туристлар маршруты булырга мөмкин

Яңа маршрут кысаларында республика кунаклары велорикшаларда сәяхәт итә алачак.

Татарстанда «Мең дә бер ләззәт» туристлар маршруты булырга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан, 2018 елның маенда, Татарстанда «Мең дә бер ләззәт» дигән яңа туристлык маршруты булдырырга планлаштыралар. Яңа маршрут кысаларында республика кунаклары велорикшаларда сәяхәт итә алачак. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов журналистларга шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«2018 елда без яңа маршрут тәкъдим итәргә ниятлибез. Visit Tatarstan рәсми бренды концепциясенә туры килгән әлеге маршрут «Мең дә бер ләззәт» дип аталачак. Май аенда әлеге маршрут буйлап сәяхәт итәргә теләгән тәүге туристлар бар инде», - диде Әбдрәшитов.

Аның сүзләренчә, туристларны экскурсоводлар гына озата бармый. Маршрутның билгеле бер урыннарында аларны татар халкы тарихы, милли күркәмлеге һәм гореф-гадәтләре турында сөйләүче билгеле бер герой каршы алачак.

Россиядә футбол буенча Россия чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100