news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм чаралары киңәйтелде

Татарстанда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә яңа чара гамәлгә кертелде. Хәзер шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче барлык балалар республика мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә торган чараларга бушлай бара алачак.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, 18 яшькә кадәрге балалар ата-ананың берсе (законлы вәкиле) озатуында Татарстанның дәүләт карамагындагы мәдәният учреждениеләренә дә, муниципаль мәдәният учреждениеләренә дә бушлай бару хокукына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot