Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «ТР Рәисе спорт Кубогы» узачак
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы» узачак. ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бу - быелгы җәйдә «Татарстанда җәй» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларыбызның берсе. Спорт белән шөгыльләнү – махсус операциядән кайткан хәрбиләр өчен социализациянең мөһим аспектларыннан берсе», – дип белдерде спикер.
Ярышлар кысасында йөзү, өстәл теннисы, армрестлинг, нард һәм следж-хоккей кебек дисциплиналар каралган.
Алдагы ярышлар 19 июльдә Әлмәтнең «Мирас» спорт комплексында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз