news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган

Февраль башына Татарстанда хәрби хезмәттән азат ителгән махсус хәрби операция ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Без ветераннарыбызны йөз процент эшкә урнаштырырга омтылабыз. Эшкә урнашу мәсьәләсен мәшгульлек үзәкләре аша карыйбыз», - дип сөйләде ул.

Удачина махсус хәрби операция ветераннарының эшмәкәрлек эшчәнлегенә ихтыяҗлары барлыгын билгеләп үтте. Хәзер эшмәкәрлек белән 332 кеше шөгыльләнә.

«Без квартал саен ветераннарыбызны, аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтүне оештырабыз. Укыту зур популярлык казанды», - дип ассызыклады республика фонды җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, СВОның 46 ветераны югары уку йортларына укырга кергән, аларның күбесе беренче югары белем ала. 31 кеше урта һөнәри белем ала, 69 кеше өстәмә һөнәри белем ала.

«Федераль дәрәҗәдә аларга ташламалы форматта югары белем, урта махсус һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә торган норматив актлар кабул ителде. Һәм без, әлбәттә, ветераннарны бу уникаль мөмкинлектән файдаланырга этәрәбез», – дип белдерде Удачина.

Махсус хәрби операция ветераннарына шулай ук психологик ярдәм тәкъдим ителә, дип өстәде ул. Мондый ярдәмне Татарстанда махсус белем алган 83 клиник психолог күрсәтергә әзер.

«Аларның район үзәк хастаханәләрендә, муниципалитетларда эшләве мөһим. Ягъни Казанда гына түгел, тулаем республика буенча да әлеге ярдәм оештырылган. Моннан тыш, Казан һәм Чаллы сугыш ветераннары госпитальләрендә ике стационар бүлек булдырылды», - диде республика фонды җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot