Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус операциянең 900дән артык ветераны диспансеризация узган
Татарстанда махсус операция катнашучылары һәм ветераннары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары профилактика медицина ярдәме алганда өстенлеккә ия. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә «Сугыш ветераннары госпитале» баш табибы Илдар Фәхретдинов сөйләде.
«2024 елда махсус хәрби операциянең 906 ветераны диспансеризация узды», – диде баш табиб.
Узган елда Татарстанда махсус операция катнашучыларына барлыгы 3,8 мең операция ясалган, ә 200гә якын кеше тернәкләнү узган.
Илдар Фәхретдинов сүзләренчә, махсус операция хәрбиләре һәм аларның гаиләләре амбулатория ярдәмен чиратсыз ала. Шулай ук ул, махсус операция ветераннары өчен Казанның 16 нчы хастаханәсендә һәм ишетүне тернәкләндерү үзәгендә уздырыла торган сурдологик тикшеренүләрнең аеруча актуаль булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз