Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус операциядәгеләр өчен яңа социаль ипотека программасы старт алды
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы башлатып җибәрелде. Аның ярдәмендә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары ташламалы шартларда үз торакларын булдыра алачак. Беренче өй туйлары, программа шартлары һәм экспертлар фикерләре турында - «Татар-информ» материалында.
«Бу Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүчеләргә ярдәм итүгә өлеш кертү»
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасы старт алды. Аны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават Күпере» торак районының 10 еллыгын бәйрәм иткәндә белдерде.
Миңнеханов искәрткәнчә, 2025 ел илебездә һәм республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
«Аның кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына торак бирү буенча яңа мөһим программаны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итәм. Шуның нәтиҗәсендә Ватанны саклаучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары социаль ипотека программасы кысаларында беренче чиратта торак сайлау хокукына ия була. Бу карар – Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүчеләргә ярдәм итүгә өлеш кертү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе кушуы буенча Дәүләт торак фонды эшләгән программа махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә.
Әлеге хокуктан Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре файдалана алачак:
- өлешчә мобилизация буенча китүчеләр;
- ТР хәрби комиссариатларында махсус хәрби операциядә катнашу өчен контракт төзүчеләр;
- республикада урнашкан хәрби частьларда контракт төзүчеләр.
Гаиләләр торакка мохтаҗ булырга, бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Шулай ук алар үзләре Татарстанда теркәлгән булып, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш. Яшь һәм эш урыны әһәмиятле түгел. Программада катнашу өчен гаиләләргә теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Рөстәм Нургалиевич һәрвакыт махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм кирәклеген ассызыклый. Дәүләт торак фондыннан яңа торак программасы республикада махсус операциядә катнашучы гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә карарларның берсе», – дип уртаклашты «Татар-информ» белән Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов.
Фото: © kzn.ru
Ремонт ясалган фатирның квадрат метр бәясе базар бәясеннән күпкә түбәнрәк
Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотеканы еллык 7 процент белән 28,5 елга кадәр бирә, беренчел взнос күләме фатир бәясенең 10 процентын тәшкил итә. Исәпкә куелганнан соң бала туган очракта (уллыкка алганда) һәр балага 200 мең сум күләмендә түләүсез субсидия каралган.
Программада катнашучылар фатирларны ремонт ясалган хәлдә «кереп яшәү» принцибы буенча ала - аларда барлык кирәкле сантехника, счетчиклар, датчиклар урнаштырылган була.
Ремонт ясалган фатирның квадрат метр бәясе базар бәясеннән күпкә түбәнрәк. Мәсәлән, «Салават Күпере»ндәге яңа йортларда фатирлар бәясе квадрат метр өчен 111,2 мең сумнан башлана, шул ук вакытта шәһәрнең күчемсез милек базарында уртача бәя квадрат метры өчен 200 мең сумнан артып китә.
Фото: © «Татар-информ»
Яңа социаль программа буенча беренче фатир «Салават күпере»ндә бирелгән
Социаль ипотеканың яңа программасы буенча торак алган беренче кешеләр Латыйповлар гаиләсе булды. Махсус хәрби операциядә катнашучы Гадел Латыйповның хатыны Алинә балалары белән бергә «Салават күпере» йортында ике бүлмәле фатир ачкычларын алды.
Элегрәк гаилә Социаль ипотеканың башка программасы буенча исәптә торган, фатирны 2027 елда гына алырга тиеш булган. Яңа инициатива аларга торак шартларын ике елга иртәрәк яхшыртырга мөмкинлек биргән. Моңа кадәр алар арендага алынган фатирда яшәгән.
Гаилә башлыгы Гадел Латыйпов махсус хәрби операциядә 2022 елдан катнаша, ул өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган. Ир-ат Жуков медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Хәрби батырлык өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «РФ оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Без Ватанны саклаучылар алдында җаваплы, һәр төбәк моңа омтылырга тиеш»
Махсус хәрби операциядә катнашкан Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа социаль ипотека программасының мөһимлеген ассызыклады.
Аның сүзләренчә, торак сатып алуга еллык 7 процент ставкалы кредит мобилизацияләнгәннәр өчен аеруча актуаль, аларның күбесе районнарда яши. Ул аларга үз фатирларын булдырырга мөмкинлек бирә.
«Без Ватанны саклаучылар алдында җаваплы, һәм һәр төбәк моңа омтылырга тиеш. Икътисади һәм социаль яктан Россия флагманнарының берсе булып торабыз һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата шундый карар кабул итүенә мин бик шат. Алар үзләренең холкы, каны белән заманча тормыш критерийлары буенча яшәргә лаеклы булуларын исбатладылар», - дип ассызыклады «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Баксиков билгеләп үткәнчә, фатирларга югары бәяләр һәм базар ипотекасы буенча югары ставкалар бүген үз торагыңны сатып алуны шактый катлауландыра. Бу планда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә җиңел түгел - гаилә башлыгы фронтта булганда, зур кредитлар түләп бару шактый авыр.
Фото: © «Татар-информ»
Исегезгә төшерәбез, торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, бүген базар ипотекасы буенча медиана ставкасы 23,4 процентка җитә. Шул ук вакытта августта Татарстан башкаласының яңа төзелешләрендә торак квадрат метрының уртача бәясе 242,4 мең сум тәшкил иткән, ә икенчел базарда – 197,5 мең сум.
«Депутат буларак түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучы буларак шуны әйтәсем килә. Үз вакытында ипотека буенча фатир алу мөмкинлегем булса, бик шат булган булыр идем. 30 ел түләргә туры киләчәк гигант процентлар белән түгел, ә ташламалы программа буенча. Татарстан Рәисенә бу инициатива өчен рәхмәтлемен - бу республика ягыннан миңа һәм махсус хәрби операциядә катнашучы барлык хәрбиләргә өчен ясалган бик җитди адым. Шуңа күрә мин бу карарны чын күңелдән хуплыйм», - дип өстәде Баксиков.
Аның фикеренчә, социаль ипотека – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә лаеклы торак алырга ярдәм итәчәк һәм шул ук вакытта Ватанны саклаучылар алдында дәүләтнең социаль җаваплылыгын ныгытачак вакытлы һәм әһәмиятле чара.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Квадрат метрлар гына түгел, ә бер йотым һава»
ТР Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия бирү комиссиясе әгъзасы, «Җиңү өчен! Казан» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе, махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны Евгения Коцарь яңа социаль ипотека программасын эшләтеп җибәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
«Көтеп һәм борчылып яшәүче гаиләләребез өчен торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге – ул квадрат метрлар гына түгел, ә бер йотым һава, бу безнең һәм балаларыбыз өчен иртәгәге көнгә ышаныч. Безнең турыда онытмауларын һәм мондый югары дәрәҗәдә ярдәм итәргә тырышуларын белү бик мөһим», - ди ул.
Коцарь республика җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Латыйповлар гаиләсе өчен чын күңелдән сөенүен билгеләп үтте, чөнки әлеге фатир алар өчен зур ярдәм булып тора һәм торак мәсьәләсен хәл итүне шактый җиңеләйтә.
Фото: © «Татар-информ»
Аның сүзләренчә, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төрле яклап һәм саллы ярдәм күрсәтелә. Төбәктә төрле чаралар гамәлдә: спорт һәм мәдәният учреждениеләренә түләүсез йөрү мөмкинлеге бирә торган «Батыр» картасы, бер мәртәбә түләүләр, хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, мәктәпләрдә түләүсез туклану һәм балалар бакчаларына йөрү.
Коцарь фикеренчә, иң әһәмиятле программаларның берсе – «Батырлар. Татарстан Геройлары». Инициатива хәрби хезмәткәрләргә гражданлык хезмәтенә җайлашырга ярдәм итә.
«Бу программа - безнең яклаучыларыбыз өчен чын социаль лифт. Ул аларга үзләрен табарга, тотрыклылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч тоярга мөмкинлек бирә», - ди Евгения Коцарь.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Ватанны саклаучылар яхшы торакта яшәргә тиеш»
Социаль ипотека программасы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яхшы ярдәм булачак. Татарстан Республикасы буенча Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов «Татар-информ»га шулай дип белдерде.
«Мобилизацияләнгән һәм хәзер махсус хәрби операция зонасында булган кайбер егетләрнең торак мәсьәләсе белән проблемалары бар. Аларның күбесе өчен бу элеккечә актуаль проблема. Шуңа күрә мин социаль ипотека программасын – аларның үзләре һәм гаиләләре өчен искиткеч мөмкинлек, дип саныйм. Ватанны саклаучыларның тораклары яхшы булырга тиеш», - дип билгеләде Суворов.
Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан еш кына төрле инициативаларны сынау төбәге булып тора – башка төбәкләр аннан үрнәк ала. Махсус хәрби операциядәге хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен 7 процентлы социаль ипотека чираттагы шундый уңай ориентир булырга мөмкин.
Гомумән алганда, Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итә – алгы сызыкка гуманитар ярдәм җибәрә, аларның гаиләләренә финанс һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
«Татарстанда ярдәм бик көчле: «гуманитар ярдәм» белән дә, төрле социаль хезмәтләр белән дә. Республиканың барлык районнарында мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Муниципалитетлар башлыклары да эшкә актив кушылды, егетләргә ярдәм җыюны оештырырга булышалар», - дип йомгаклады Юрий Суворов.
«Татар-информ», Александра Давыдова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз