news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча төбәк комиссиясе оештырылды

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия оештырылды. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалады.

Комиссия хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшен координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева – комиссия рәисе, ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов аның урынбасары итеп билгеләнде.

Комиссиягә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе башлыгы Илдар Бәдриев, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Динар Бариев, ТР Ветераннар советы рәисе Александр Бородин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100