news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәмне озайтырга тәкъдим иттеләр

Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр. Тиешле закон проектын Татарстан Министрлар Кабинеты республика Дәүләт Советына кертте.

«Закон проекты тарафыннан Россия Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр буларак махсус хәрби операциядә катнашкан, шулай ук аларның ата-аналары, ирләре һәм хатыннары, балигъ булмаган балалары тарафыннан социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукын озайту күздә тотыла», - диелә документка аңлатма язуында.

Үзгәрешләр «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында»гы законга кертелә һәм бу проект парламентта алдан карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot