news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Рәисе Кубогы старт ала

Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы старт ала. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

«Дәүләт һәм җәмгыять, һәм «Ватанны саклаучылар» фонды алдында торган төп бурычларның берсе – махсус хәрби операциядән кайтканнан соң ир-егетләребезне каршы алу, аларга тыныч тормышка кайту өчен шартлар тудыру һәм аларны тернәкләндерү. Соңгы өч елда ветераннар арасында иң кирәкле тернәкләндерү юнәлешләренең берсе – спорт», - дип билгеләде Удачина.

Узган ел Татарстан ветераннары 23 ярышта катнашты. Быел алар 14 ярышта катнаштылар, дип хәбәр итте фонд җитәкчесе.

«29 майда II Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы старт ала. Аны без сентябрьгә төгәлләргә ниятлибез. Быел без районнарны һәм спортчыларны колачлауны арттырырга уйлыйбыз», – дип сөйләде Гүзәл Удачина. Ул Кубокның приз фонды 5 млн сум тәшкил итәчәк, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot