Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус операциядә катнашучы 1,7 меңнән артык кеше медицина тикшерүе узачак
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өстенлекле тәртиптә медицина ярдәме алалар. Апрель ахырына кадәр 1,7 меңнән артык хәрби тар белгечләр катнашында медицина тикшерүе узачак.
Апрельдә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү мониторингы турында»гы карары нигезендә әлеге категория гражданнарның медицина тикшерүе оештырылды.
Тикшерүләргә терапевтлар, неврологлар, стоматологлар, оториноларингологлар, медицина психологлары һәм башка белгечләр (медицина күрсәткечләре буенча) җәлеп ителгән.
Дәүләт медицина оешмаларында көндәлек мониторинг кертелгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге контролендә тора.
«Махсус хәрби операциядә катнашучылар - безнең геройлар. Һәм без аларны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә тиеш!» - дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз