Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус операция зонасына җибәреләчәк махсус отрядларга кеше җыялар

Хәрбиләр махсус отрядка контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Татарстанда махсус билгеләнүдәге отрядларга (спецназ) контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу башланды. Элиталы хәрби бүлекчәдә армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе булмаган яшьләр дә, тәҗрибәле сугышчылар да үз көчләрен сынап карый ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов «Татар-информ» агентлыгына спецназга кемнәр таләп ителүе һәм кандидатларны нәрсәгә өйрәтәчәкләре турында» сөйләде.
«Сәламәтлек яхшы булырга тиеш»
Татарстанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында махсус хәрби операциядә катнашу өчен махсус билгеләнүдәге бригадага кеше җыя башладылар.
«Хәзер бездә элиталы частьләр белән охшашлык тапкан яки элегрәк аларда хезмәт итүчеләргә контракт төзү мөмкинлеге барлыкка килде. Бездә махсус билгеләнүдәге бригаданы комплектлау өчен вазифалар ачылды. Безнең частьта спецназ вәкиле эшли», - дип сөйләде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов.
Аның сүзләренчә, спецназ частенә сайлап алу өчен катгый критерийлар гамәлдә - сәламәтлек А, А1, А2 категорияләренә тәңгәл килергә тиеш.
«Яшь чикләре дә башка. Сроклы хезмәттә булмаган яки аны гына узган кешеләр өчен планка 18 яшьтән 25 яшькә кадәр башлана. Тәҗрибәле хәрби хезмәткәрләр өчен 30-35 яшькә кадәрге югары планка куелган. Сроклы хезмәт узарга тиешле егетләр дә үзләрен сынап карый ала. 18 яшьлекләр шулай ук сроклы хезмәтне контракт хезмәтенә алмаштырырга һәм аена 2 мең сум түгел, ә 210 мең сумга өмет итәргә һәм гамәлдәге хәрби хезмәткәрнең хәрби билетын алырга мөмкин», – дип өстәде Андрей Козлов.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Ул билгеләп үткәнчә, кандидатлар арасында физик яктан нык егетләргә өстенлек бирелә – элиталы частьләрдә сәламәтлеге начар булган кандидатларга кыенрак булачак. «Спецназ үткәрә торган операцияләр мәгълүмат чараларында яктыртылмый, әмма мөһим бурычларны үтәү өчен гадәттә иң уңышлы һәм ышанычлы частьләр – спецназ эшкә җигелә», – диде ул.
«Бездә акча өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча киткән патриотлар хезмәт итә»
Хорз кушаматлы өченче аерым гвардия бригадасы инструкторы «Татар-информ» агентлыгына сөйләгәнчә, спецназ сугышчыларының төп бурычы – разведка алып бару һәм штурм төркемнәрен көчәйтү.

Фото: © «Татар-информ»
Спецназ отрядларына пилотсыз очу аппаратлары буенча белгечләр дә кирәк.
«Спецназда төркемнәр саны аз, махсус хәрби операция гомуми гаскәр сугышы һәм разведка алып баруга төзәтмәләр кертте. Хәзер разведка, шул исәптән дроннар кулланып, автоматлаштырылган режимда бара. Безнең бригадада элек дроннар белән шөгыльләнгән һәм моның белән бәйле нинди дә булса күнекмәләре булган кешеләргә өстенлек бирелә. Безгә сәламәтлеге яхшы булган нык егетләр кирәк, әмма бездә кечкенә бүлекчәләр дә бар, анда программистлар һәм робототехниклар дроннарны төзәтү белән шөгыльләнә, техника белән эшли», – диде Хорз.
«Төркем - ул гаилә. Яңа кешене күзәтәчәкләр, һәм беренче хәрби заданиедә ул, нигездә, киләчәктә ничек эш итәргә икәнен аңлау өчен катнашачак, аны беркем дә алга җибәрмәячәк. Бездә акча өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча киткән патриотлар хезмәт итә», – дип сүзен төгәлләде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
Татарстандагы түләүләр - илдә иң югарылардан берсе
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,8 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Бу - илдә иң югарылардан берсе. Әлеге сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән гыйбарәт:
Татарстаннан - 2,1 миллион; РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең; ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләрдән – 300 мең сумга кадәр. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.
Шунысын да искәртик, махсус операция зонасында хәрбиләр аена 210 мең сум акча ала.
Соңгы тапкыр Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләргә түләүне узган елның декабрь ахырында күтәрделәр. Ул вакытта аның күләме 2,2 миллион сумга кадәр арттырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – республиканың беренче чираттагы бурычы, дип берничә тапкыр белдерде.
Татарстан территориясендә контракт төзегән һәркем бер мәртәбә бирелә торган түләү алачак. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына контракт рәсмиләштергән вакытта юл һәм яшәү чыгымнарын каплаячаклар. Контракт рәсмиләштерү бер көннән дә артык вакытны алмый, чөнки Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли.
Анда теләгән һәркемгә документлар рәсмиләштерергә, медицина тикшерүе узарга, хезмәткә яраклылык категориясен белергә, тиешле ташламаларны һәм түләүләрне алырга ярдәм итәләр. Боларның барысын да контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәгендә бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә эшлиләр. Чит ил кешеләренә һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгын һәм ИНН алырга ярдәм итәчәкләр. Түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат белән «Батыр» үзәге сайтында һәм «Үзебезнекеләр турында кайгырту» порталында танышырга мөмкин.
«Ташламалар гарантияләнә, эштән җибәрмиләр»
Татарстанда контрактникларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның теләкләре исәпкә алынган формалы кием белән тәэмин итәләр.
Финанс ярдәменнән тыш, контрактникларга республикада гамәлдә булган һәм федераль ташламалар гарантияләнә. Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр аларның эш урынын саклап кала һәм хезмәт хакы түли. Контракт буенча хезмәт итүчеләр хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ала.
Хәрби хезмәткәрләр өчен социаль ташламалар һәм гарантияләр:
. хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы (акчалата түләүгә айлык өстәмә түләүне дә кертеп, тиешле ташламалар,);
. хәрби пенсия (20 ел хезмәт иткәннән соң хәрби пенсия рәсмиләштерү хокукы);
. гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү (тормышны һәм сәламәтлекне федераль бюджет исәбеннән түләүсез иминиятләштерү);
. медицина учреждениеләрендә дәвалану (түләүсез тикшеренү, тернәкләндерү һәм шифаханә-курортта дәвалану; гаилә әгъзалары өчен юллама бәясеннән 50 процент ташлама);
. түләүсез психологик ярдәм (тәүлек буе (843) 277-00-00 телефоны буенча, Казандагы «Ышаныч» үзәге бүлекчәләрендә көндезге сәгатьләрдә);
. милекне арендага алган өчен түләүләрне кичектерү (мобилизация срогына һәм өстәмә рәвештә 90 көнгә, дәваланган очракта срок озайтылырга мөмкин);
. түләүле отпуск (ярты елга кимендә бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск, шулай ук ел саен 15 тәүлек өстәмә отпуск);
. тупланма-ипотека системасы (тупланма-ипотека системасы аша Россия Саклану министрлыгы исәбенә торак сатып алу мөмкинлеге);
. кредит һәм салым каникуллары (кредит каникуллары срогы хезмәт итү срогына һәм хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 30 өстәмә көнгә тигез);
. урта махсус һәм югары уку йортларында түләүсез белем алу мөмкинлеге;
. яраланган өчен һәр хәрби хезмәткәр, җәрәхәтнең авырлыгына карап, бер тапкыр 3 миллион сумга кадәр акча ала. Хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта аның гаиләсенә 12 миллион сумга кадәр акча түләнә;
. инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия (пенсия сугышта җәрәхәтләнү аркасында инвалидлык алган хәрби хезмәткәрләргә каралган, аның күләме инвалидлык төркеменә бәйле: I төркем инвалидларга - 14 306,73 сум; II төркем инвалидларга - 7 153,33 сум; III төркем инвалидларга – 6 080,38 сум):
. Россия Федерациясе Геройларына айлык акчалата түләү (Россия Геройлары һәм һәлак булган Россия Геройларының гаиләләре айлык акчалата түләү алырга хокуклы, ул 89,5 мең сум тәшкил итә).
Махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре өчен түләүләр һәм ташламалар
Хәрбиләрнең гаиләләрен хакимият опекага ала. Махсус операция зонасында булган Татарстан хәрбиләре барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителә. Республикадан атна саен алгы сызыкка гуманитар конвойлар җибәрелә. Алар хәрбиләргә азык-төлек продуктлары, туганнарыннан хатлар, транспорт чаралары, маскировка челтәрләре, рацияләр һәм башка кирәкле әйберләр алып килә.
Бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен гамәлдә булган социаль ташламалар һәм гарантияләр турында искәртик:
. балаларны укытуга ташламалар (балалар бакчасында чираттан тыш урын алу мөмкинлеге, бакчаларда һәм мәктәпләрдә бушлай туклану, мәктәптән соң озайтылган көн төркемендә бушлай шөгыльләнү, көллиятләрдә бушлай уку һәм башкалар);
. югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары (яраланган һәм һәлак булган хәрбиләрнең балалары уку йортына кергәндә уздырылучы сынаулардан башка гына укырга керә ала);
. 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге (18 яшьлекләрне дә кертеп) балаларга барлык төр җәмәгать транспортында (трамвай, троллейбус, автобус, метро) бушлай йөрү мөмкинлеге;
. балалар өчен лагерьләрдә бушлай ял итү мөмкинлеге;
. яңа туган балаларга бүләкләр (яңа туган балалы барлык гаиләләргә сабыйлар өчен кирәк-яраклар комплектлары бирелә);
. ял итү оешмаларына юлламалар (7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә елга бер тапкыр үзкыйммәте буенча дәвалану өчен юлламалар бирелә);
. бушлай юридик ярдәм (хокукый консультацияләр бирү, гаризалар һәм башка хокукый документлар төзү). Бу хакта тулырак ТР Юстиция министрлыгы сайтында танышырга мөмкин;
. махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары. Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары кредитлар буенча түләүләрне вакытлыча туктатып торырга мөмкин, бу кулланучылар кредитларына һәм ипотекага кагыла. Түләүләрне кичектерү мөмкинлеге шулай ук бизнес ачу өчен алынган кредитларга да кагыла, бу мөмкинлек барлык хезмәт срогы дәвамында һәм тагын 30 көн гамәлдә була (хәрби хезмәткәр һәлак булган яки аңа I төркем инвалидлык билгеләнгән очракта аның һәм аның гаилә әгъзаларының кредитлары тулысынча исәптән чыгарыла).
Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров узган елның 1 декабрендә үз көченә кергән яңа законны аңлаткан иде. Ул махсус хәрби операциянең кайбер катнашучыларына һәм аларның тормыш иптәшләренә кредит бурычларын исәптән чыгару мөмкинлеге бирә.
«1 декабрьдән федераль законнар үзгәрде. Хәзер берничә шарт үтәлгән очракта 10 миллион сумга кадәр бурычны исәптән чыгару мөмкинлеге бар. Беренчесе – 1 декабрьгә кадәр законлы көченә кергән суд карары. Икенчесе – РФ Саклану министрлыгы белән бер елга контракт төзү», - дип сөйләде Әнвәр Закиров.
Әгәр бурычлары булган кеше Саклану министрлыгы белән контракт төзергә булган икән, ул суд приставлары хезмәтенә документлар пакетын тапшырырга тиеш. Шуннан соң пристав-башкаручы башкарма эшне туктату турында карар кабул итәчәк.
Мондый кешенең үзенең генә түгел, ә аның гаилә әгъзаларының да кредит бурычларын исәптән чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, булачак контрактчыларның хатыннары шулай ук кредит бурычларыннан арына ала.
Бурычларны исәптән чыгару өчен эш суд приставлары хезмәтендә башкару процессында, ә аның буенча суд карары 1 декабрьгә кадәр законлы көченә кергән булырга тиеш. Шул ук вакытта РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү турында контракт 1 декабрьдән соң төзелгән булырга тиеш. Булачак хәрби хезмәткәр пристав-башкаручыга хәбәр итә, башкарма эшне туктату турында гариза яза, шунда ук контрактын, хәрби комиссариаттан тиешле мәгълүматлар күрсәтелгән белешмә кәгазен һәм паспортын беркетә.
Татарстанда шулай ук «Батыр» махсус картасы бирелә. Ул балалар бакчасына йөрү өчен, балалар бакчасындагы барлык түгәрәкләр һәм туклану өчен түләүләрне тулысынча каплый. Мәктәп укучылары исә мәктәптәге барлык түгәрәкләргә йөри ала, алар өчен бушлай туклану һәм түләүсез спорт секцияләре каралган. Шулай ук балалар бер олы кеше белән бергә театрларга һәм музейларга бушлай йөри ала.
Исегезгә төшерик, республикада контракт төзергә теләүчеләр өчен җитди финанс ярдәме чаралары Татарстан Рәисе инициативасы белән 2024 елның 6 июлендә гамәлгә кертелде. Ярты ел дәвамында хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен ярдәмнең яңа төрләре булдырыла. Алга таба бу эшне системалаштыру – махсус хәрби операциягә ярдәм итү координация үзәген булдыру планлаштырыла. Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләүне соңгы тапкыр сентябрьдә арттырдылар.
Түләүләр һәм ташламалар турында тулырак «Батыр» үзәге сайтында һәм «Үзебезнекеләр турында кайгырту» порталында танышырга мөмкин.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз