Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда махсус операция хәрбиләренә утын бәясенең яртысын компенсацияли башлыйлар
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына утын чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация бирә башлаячаклар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннардан, шулай ук аларның гаилә әгъзаларыннан тыш, компенсациягә Россия территориясенә кораллы бәреп керүне һәм Россия чигендә кораллы провокацияләрне кире кагуда катнашучылар, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының элеккеге сугышчылары (2014 елның 11 маеннан, үзбилгеләнү турында референдумнар уздыру көненнән башлап) һәм аларның гаилә әгъзалары белән дәгъва итә ала.
Сүз яшәү урынында үзәк җылыту яки индивидуаль җылыту системалары булмаган йортларда яшәүчеләр турында бара. Йорт хуҗалыгына елына 10 куб. метрдан артмаган утын сатып алу чыгымнары компенсацияләнергә тиеш.
Хәрбинең гаилә әгъзалары буларак түбәндәгеләр карала: аның ире яки хатыны; 18 яшьтән кечерәк балалары (әтисе үлгәннән соң туганнарын да кертеп – ата булу факты ачыкланганда); 18 яшьтән өлкәнрәк, балигъ булганчы инвалид булган балалар, көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалар; бергә яшәүче (яки үлгән вакытта бергә яшәгән) ата-аналары; тәрбиядә булган (яки үлгән вакытта бергә яшәгән) затлар.
Компенсация сорап мөрәҗәгать итүченең өчен соңгы өч елда торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булырга тиеш түгел.
Компенсация бирү яисә бирмәү турында карарны мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәләре кабул итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз