news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операция хәрбиләренә социаль ярдәм чаралары озайтылачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен социаль ярдәм чараларын, аларның салым бурычлары булу-булмавына карамастан, 2026 елның 31 декабренә кадәр озайту планлаштырыла. Тиешле закон проектын бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хуплады.

«2024 елдан башлап, республика законнары нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучы затларга, аларның тормыш иптәшләренә, ата-аналарына һәм балигъ булмаган балаларына социаль ярдәм чаралары, аларның салым бурычлары булу-булмавына карамастан, бирелә», – дип билгеләп үтте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Ул бу категория гражданнар арасында социаль ярдәм чараларын алучыларның 37сенең бурычлары барлыгын ачыклады.

Комитет ТР Дәүләт Советына «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында»гы законга үзгәрешләр кертүче закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Бутаева шулай ук республикада хезмәт ветераннарына, ТР дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, реабилитацияләнгән гражданнарга, тыл хезмәтчәннәренә, күп балалы гаиләләргә һәм башка ташламалы категория гражданнарга, аларның салым бурычлары булмаганда, социаль ярдәм чаралары күрсәтелүен сөйләде.

«Бу категориядә социаль ярдәм чараларын алучылар 443 мең кеше тәшкил итә, аларның нибары 2 меңенең генә салым бурычлары бар. Республиканың ташламалы категориядәге кешеләре салымнарны шактый актив түлиләр һәм бурычлары да диярлек юк», – дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot