news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операция хәрбиләре өчен мендәрләр тегә башладылар

Түбән Каманың «Милосердие» үзәгендә махсус операция хәрбиләре өчен мендәрләр ясый башладылар.

Мендәрләрне Түбән Кама районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар тегә.

Тәҗрибәләре булмаса да, алар 12-13 микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарәләр Советы рәисе Рәхилә Корбангалиева җитәкчелегендә яңа күнекмәләр үзләштерә.

Рәхилә Корбангалиева үзе гуманитар йөк белән махсус операция зонасына берничә тапкыр мендәр җибәргән. Хәзер ул үз тәҗрибәсен башкаларга да өйрәтә.

Социаль хезмәт алучылар алга таба да мендәрләр тегүне һәм сугышчыларга ярдәм итү өчен аларны хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрергә планлаштыра, чөнки мондый мендәрләр ярдәмендә сугышчылар алгы сызыкта катлаулы шартларда ял итәргә мөмкинлек ала.

Мондый мендәрләр сугыш кырыннан яралыларны транспортировкалаганда һәм госпитальләрдә озак ятып тишелгән урыннар булмасын өчен профилактика максатыннан аеруча кыйммәткә ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot