news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда махсус операция хәрбиләре һәм гаилә әгъзаларына даими ярдәм оештырылган

Татарстанда махсус операция хәрбиләре һәм гаилә әгъзаларына даими ярдәм оештырылган

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов Татарстан Республикасында волонтерлыкны үстерү буенча ведомствоара совет утырышында сөйләде. Чара Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева рәислегендә төбәк министрлары кабинетында узды.

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте берничә юнәлештә эшли. Хәрбиләрдән тыш, аларның гаиләләренә дә адреслы ярдәм оештырылган.

Хәзерге вакытта Татарстан муниципаль берәмлекләрендә 10 меңнән артык (10 596) мобилизацияләнгән хәрби гаиләсенең социаль портреты төзелгән. Бу эш даими режимда алып барыла. Хәрбиләрнең гаиләләренә федераль, республика һәм муниципаль социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат оператив рәвештә җиткерелә.

Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүнең төрле мәсьәләләре белән республика «кайнар линияләренә» 13 октябрьгә 65 меңнән артык мөрәҗәгать (65 442) килгән. Барлык мөрәҗәгатьләрне дә мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә карау өчен чаралар күрелде, дип ышандырды докладчы.

Хәрәкәт складында (Казан, Мәҗит Гафури урамы, 46 йорт) хәрбиләр өчен ярдәм кабул ителә, шулай ук зур габаритлы йөк туплана. Яңа склад эшли башлаганнан бирле Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан инновацион университеты, Казан медицина көллияте, Татарстанстат, социаль фонд бүлеге аеруча активлык күрсәтә алды. Шулай ук республиканың Алабуга районы вәкилләрен дә билгеләп үтәсем килә, дип өстәде докладчы.

Республика складларында 13 октябрьгә 221 мең (220 813) берәмлек товар тупланган.

Татарстан ир-егетләреннән төзелгән 12 бүлекчә хәрбиләренә 2022 елның октябреннән 2023 елның сентябренә кадәр халыктан ярдәм күрсәтелгән. Махсус операция зонасына бар җирдән үтә алучы 5 автомобиль җибәрелгән. Тагын 2 автомобиль җибәрү планлаштырыла. Моннан тыш, госпитальләргә һәм Татарстан шефлыкка алган Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләре халкына ярдәм күрсәтелә.

«Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлык берләшмәләренә булышу һәм координацияләү буенча актив эшне дәвам итә. 10 волонтерлык берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм мәсьәләләрен бергәләп хәл итү өчен аларны киләчәктә республика хәрәкәте кысаларында берләштерү планлаштырыла.

Россия Президенты Владимир Путинның туган көнендә, 7 октябрьдә, Казанда дәүләт башлыгына яклау белдереп автоузыш узды. Анда «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте вәкилләре дә актив катнашты. Чара ахырында 1231 нче полк хәрбиләренә чираттагы ярдәм партиясе җибәрелде.

Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100