news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операция ветераннарының 70 проценты эшкә урнаштырылган

Татарстанда махсус операция ветераннарының 70 проценты эшкә урнаштырылган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда хәрби хезмәттән азат ителгән 3,6 меңнән артык махсус хәрби операция ветераны яши. Аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүне республика хакимияте аерым контрольдә тота. Бу хакта республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, яралыларга ярдәм күрсәтү өчен дүрт клиника базасында 460 урын булдырылган, ә тернәкләндерү процессына инновацион роботлаштырылган локомотор системалары белән җиһазландырылган ун медицина үзәге җәлеп ителгән.

«Тернәкләндерү системасында адаптив физик культура белән шөгыльләнүгә һәм паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итүгә аерым урын бирелгән. Хөрмәтле дуслар, бу спорт дәресләре генә түгел, бу тулы канлы тормышка кайту, бу үз-үзеңә ышанычны кайтару. Дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаганда инвалидлык алган кешеләр өчен янәшәдәгеләргә ышанычны кире кайтару», – дип белдерде вице-премьер.

Моннан тыш, Татарстанда эшкә урнаштыру мәсьәләләре хәл ителә: бүген әйләнеп кайткан сугышчыларның якынча 70 проценты эшли. Шул ук вакытта психологлар һәм ветераннар оешмалары әлегә эшкә кайтырга әзер булмаганнар, шулай ук инвалид һәм хөкем ителгән кешеләр белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot