news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операция ветераннары өчен цифрлы паспорт булдырырга ниятлиләр

Татарстанда махсус операция ветераннары өчен цифрлы паспорт булдырырга ниятлиләр
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына, аларны эшкә урнаштыру процессын җиңеләйтү өчен, цифрлы паспорт эшләргә планлаштыралар. Бу хакта Сириус федераль территориясендә оештырылган Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Шул ук вакытта цифрлы паспорт беренче чиратта махсус операциядә катнашучыларның бер категориясен эшкә урнаштыруны җиңеләйтергә тиеш. «Төп проблема шунда, хөкем ителүчеләргә эш бирүче янына бару психологик яктан авыр, күпләр бу хакта әйтергә ояла. Шуңа күрә без цифрлы паспорт булдырырга планлаштырабыз. Ул шәхси мәгълүматсыз булачак, хәзер без аның өстендә эшлибез», - дип аңлатты Таҗетдинова.

Министр урынбасары сүзләренчә, эш бирүчеләр бу цифрлы профильне алдан карый һәм туры килә торган белгечне сайлый алачак, шул ук вакытта «элек хөкем ителгән махсус хәрби операциядә катнашучы эш бирүчегә үзенең үткән тормышы турында сөйләргә кирәк булмавын аңлаячак».

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары республикада элек хөкем ителгән махсус хәрби операция ветераннарын эшкә алырга әзер эш бирүчеләр базасы булдырылуын өстәде. 1 апрельгә әлеге базада 71 предприятие һәм 191 эш урыны булган, ә бүгенге көндә анда 85 предприятие һәм 670 эш урыны бар.

Таҗетдинова шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда мәшгульлек үзәкләре аша махсус операциядә катнашучыларның эшкә урнашу күрсәткече 81 процент тәшкил итә, инвалидлар арасында – 78 процентка якын, хөкем ителгәннәр арасында – 72 процент. Төбәктә махсус хәрби операция ветераннарының гомуми мәшгульлек дәрәҗәсе 72,7 процентка җитә.

news_right_1
news_right_2
news_bot