news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда махсус операция катнашучыларына музей һәм театрларга бушлай йөрергә мөмкин

Татарстанда махсус операция катнашучыларына музей һәм театрларга бушлай йөрергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстанда дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү хокукы бирелергә мөмкин. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, бушлай керү дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, шулай ук дәүләт театрларының, филармонияләрнең һәм циркның репертуар чараларына таралачак.

Музейларда түләүсез билетларны даими экспозицияләргә һәм вакытлы күргәзмәләргә учреждениеләр эшләгән вакытта бирергә тәкъдим ителә. Театрлар,филармония һәм цирк өчен түләүсез урыннар квотасын билгеләү планлаштырыла – һәр чарага тамаша залындагы урыннар санының кимендә 10 проценты.

Шул ук вакытта ярдәм чарасы экскурсияләр, түләүле лекцияләр һәм мастер-класслар, гастроль чараларына, шулай ук түләүле килешүләр нигезендә башка оешмалар үткәргән вакыйгаларга кагылмаячак.

Түләүсез билет алу өчен Махсус хәрби операция катнашучысына тиешле категорияне раслый торган паспорт һәм документ яки дәүләт хезмәтләре порталыннан QR-код күрсәтергә кирәк булачак. Гаилә әгъзаларына шулай ук Махсус хәрби операция катнашучысы белән туганлыкны раслый торган документ кирәк булачак.

Бушлай керү мөмкинлеге бирә торган оешмалар исемлеген Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштыру планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot