news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Натфуллин: Махсус операциядә катнашучыларның хәтерен мәңгеләштерү – гаять әһәмиятле эш

Татарстанда махсус операциядә катнашучыларга багышланган мемориаллар өчен типлаштырылган проектларга бәйге уздырачаклар. Бу хакта республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.

«Мондый эш Бөек Ватан сугышыннан соң да башкарылган. Бу безнең районнар өчен ярдәм булачак. Алар Махсус хәрби операциядә катнашучылар мемориалларын төзү өчен шушы проектларны куллана алачак», – дип сөйләде ул.

Махсус операциядә катнашучыларның хәтерен мәңгеләштерү – гаять әһәмиятле эш. Хәзер бары тик Герой исеме алганнар өчен генә мемориаллар булдыру турында федераль йөкләмә бар, әмма илебезне яклап гомерләрен биргән башка хәрбиләр турында да онытырга ярамый, диде Дамир Натфуллин.

Алдарак 2025 елда Татарстанда яңа обелисклар куелачак дип хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100