Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда MAX мессенджерын 1,5 млн кеше куллана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Илья Начвин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, сентябрьдән Татарстанда мессенджер кулланучылар саны ун тапкырга арткан – ул вакытта 150 мең кеше булган.
Республикада цифрлы МФЦдан даими рәвештә 62 меңнән артык кеше файдалана. MAX аша кабул итүгә 20 меңнән артык кеше язылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз