news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда Мәүлид ән-Нәби бәйрәмнәре узачак

Татарстанда Мәүлид ән-Нәби бәйрәмнәре узачак
Фото: https://dumrt.ru/

15 сентябрьдә, кояш баю белән, мөселман календарендә иң күркәм айларның берсе – мөбарәк Мәүлид ән-Нәби аена кердек. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай булу белән истәлекле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 сентябрь көнне кояш баегач, Рабигыль-әүвәл аеның 12 көнен каршы алып, Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре җыелачак. Кичәгә җыелган кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен уку торачак. Аны Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм аларның иҗат төркеме башкарачак. Касыйдә госманлы Әүлия Чәләбидән алынган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелгән. Ул узган елны беренче тапкыр Галиев мәчетендә узган Мәүлид кичәсендә яңгыраган иде.

Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр торачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100