Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Мәүлид аена багышланган тантаналы чаралар узачак
Бүген Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә Татарстанда Пәйгамбәр с.г.в. туган ай – Мәүлидкә багышланган тантаналарны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган эшлекле киңәшмә узды. Анда катнашучылар булачак чаралар уза торган көннәр, урыннар, программалар һәм кунаклар турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте мтабугат хезмәте.
Быел мөселман календаренда мөбарәк айларның берсе – Рабигуль-әүвәл ае 23 августта, кояш баю белән, башлана. Бу айда Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган. Шунысы игътибарга лаек: 26 июньдә (1 мөхәррам) башланган Һиҗри буенча 1447 ел Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. 1500 еллыгы белән истәлекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз