news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда математикадан бердәм дәүләт имтиханын 11 укучы 100 баллга тапшырган

Татарстанда 2025 елның 27 маендагы математика буенча имтихан нәтиҗәләре расланды. Республикада математикадан профиль дәрәҗәсендәге БДИны 11 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллга тапшырган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанның Вахитов районындагы 131нче лицей йөз балл туплаган - биш, Казан федераль университетының IT-лицее – дүрт, «СолНЦе» мәктәбе һәм КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее берәр укучы әзерләгән.

Шул ук вакытта, узган елда 49 унберенче сыйныф укучысы профиль дәрәҗәсендәге математикадан 100 балл җыйган иде.

Гомумән алганда, Татарстанда математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтиханны 8562 чыгарылыш сыйныф укучысы (узган ел - 7245 укучы) тапшырган. Агымдагы елда уртача балл 68,68гә (2024 елда - 71,2) кадәр төшкән. 170 укучы 27 балл тәшкил иткән минималь бусаганы үтмәгән.

Татарстанда математикадан база дәрәҗәсендәге имтиханны 6534 укучы тапшырган. Уртача бәя - 4,27. 89 укучы канәгатьләндерерлек булмаган нәтиҗә күрсәткән.

Математикадан чыгарылыш дәүләт имтиханын 128 укучы тапшырган. Уртача бәя - 3,83. Өч укучының нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек булмаган.

Агымдагы елда математикадан минималь бусаганы үтмәгән, әмма рус теленнән БДИ яки дәүләт чыгарылыш имтиханыннан уңай нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан имтиханны резерв көнендә - 20 июньдә кабат тапшыра алачак. Математикадан имтихан дәрәҗәсе чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы буенча үзгәртелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100