news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда математикадан БДИда катнашучылар саны 500гә якын кешегә арткан

Татарстанда математикадан БДИның төп этабында 15,1 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнашырга теләк белдергән, бу узган ел белән чагыштырганда 497 кешегә күбрәк. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда узган «Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе вакытында шул хакта хәбәр итте.

«6,5 меңнән артык XI сыйныф укучысы - база дәрәҗәсендәге математикадан, 8,6 меңнән артыгы профильле математикадан имтихан тапшырачак», - диде министр.

Аның сүзләренчә, 2024 елда 54 укучы математикадан БДИны йөз баллга тапшырган.

Узган уку елында дәүләт йомгаклау аттестациясендә 14,6 мең чыгарылыш сыйныф укучысы катнашкан. Шулар арасыннан 7 меңнән артык укучы - база дәрәҗәсендәге математикадан, 7,2 меңнән артыгы профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИ тапшырган.

2024 елда профильле математика буенча БДИдан уртача балл 2023 ел белән чагыштырганда 7,18 процентка (70,60 балл) арткан. 2,5 меңнән артык кеше имтиханны 80 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100