news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары җитми

«Уку елы башына 2 меңгә якын укытучыга мохтаҗлык бар», - диде Илсур Һадиуллин.

Татарстанда математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары җитми
Архив: Салават Камалетдинов

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары җитмәвен әйтте.

«Уку елы башына 2 меңгә якын укытучыга мохтаҗлык бар. Иң күбе математика, физика, рус һәм чит телләр, башлангыч сыйныф укытучылары җитми», - диде Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Мисал өчен, бүген 306 математика укытучысы җитми. Казан федераль университеты белән Чаллы педагогия университеты быел 147 белгеч чыгарган. Аларның барысы мәктәпкә килгән очракта да ихтыяҗның яртысын гына каплый ала. Физика укытырга 146 кеше җитми. Казан федераль университетын быел 40 белгеч тәмамлаган.

«Ихтыяҗ өлешчә югары курс студентлары хисабына тәэмин ителә. Узган уку елында 445 студент укытты. Шулай да, вәзгыять катлаулы. Мәктәп укучыларын педагог хезмәтенә кызыктыру эшен алып барырга, югары уку йортлары һәм муниципалитетлар тарафыннан мотивация чараларын булдырырга кирәк», - диде Илсур Һадиуллин.

Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, район башлыклары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100