Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда машина йөртүчеләрне юлларда буран һәм көчле җил турында кисәттеләр
Алдагы тәүлектә Татарстанда һава температурасының 28 градуска кадәр төшүе, буран, күз күременең 2 километрга кадәр начарлануы һәм секундына 18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләргә куркыныч маневрлар, бигрәк тә каршы як полосага чыгуга бәйле маневрлар ясаудан тыелырга, йөрү тизлеген һава торышы һәм юл шартларына карап сайларга, иминлек каешларын эләктереп йөрергә һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә киңәш итә.
Автоинспекторлар бик кирәк булмаган очракта торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм шәхси транспорт чараларында хәрәкәт итүдән баш тартырга киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз