news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда машина йөртүчеләрне якындагы тәүлектә буран һәм көчле җил турында кисәттеләр

Татарстанда машина йөртүчеләрне якындагы тәүлектә буран һәм көчле җил турында кисәттеләр
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Һава шартлары начар булуы сәбәпле, Татарстанда машина йөртүчеләрне якындагы тәүлекләрдә юллардагы кыенлыклар турында кисәттеләр.

Метеорологлар фаразлавынча, 11 декабрьдә республикада буран, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк булуы, шулай ук җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәю көтелә.

Автомобильчеләргә сак булырга, юл шартларына туры килә торган иминлек тизлеген сайларга һәм куркыныч, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлар ясамаска киңәш ителә.

Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләрне игътибарлы булырга чакыра. Аларга юлны бары тик җәяүлеләр кичүләре аша һәм светофорның яшел сигналы булганда чыгарга киңәш ителә. Юл аша бала белән чыкканда, аның кулыннан тоту мөһим. Шулай ук, машина йөртүчеләр җәяүлеләрне вакытында күреп алсын өчен, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану турында да кайгыртырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100