news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина йөртүчеләрне якындагы көннәрдә юлда бозлавык булу турында кисәттеләр

Синоптиклар фаразлавынча, якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә яңгырлар көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә һава температурасы тискәре күрсәткечләргә кадәр төшәчәк.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлларда һава торышы начар булганда үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәртә:

  • машина йөртүчеләргә транспорт чаралары арасындагы араны арттырырга кирәк;
  • кинәт тукталмаска тырышырга киңәш ителә;
  • куркыныч маневрлар, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлар ясамау сорала;
  • хәрәкәт итү тизлеге һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш.

Автоинспекторлар шулай ук автомобильне кышка әзерләргә кирәк булу турында искәртте һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot