Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда машина йөртүчеләрне һава торышы начараю турында кисәттеләр
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә Татарстанда секундына 21 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил, яңгыр һәм җепшек кар, 1000 метрга кадәр күрү сәләте начараю көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтимал.
Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә автомобильнең техник хәленә, аеруча тормоз системасына һәм тәгәрмәчләргә игътибар итәргә кирәклеге турында искәртә. Барлык оптика тиешенчә эшли торган хәлдә булырга тиеш.
Күрү сәләте начарланган шартларда машинада хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлар (бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле) ясаудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт итү тизлеге һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш. Җәяүлеләрдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга һәм машина йөртүчеләргә күренерлек җирдә урнаштырылырга тиеш, дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз