Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда машина йөртүчеләргә көчле салкыннар аркасында ерак юлга чыкмаска кушылды
Татарстанда якын көннәрдә кискен суыту көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнге температура -26, ә көндез -25 булачак.
24-25 гыйнварда ук салкыннар көчәя: төнлә термометр баганалары -30, урыны белән -35 кә кадәр җитәргә мөмкин.
26 гыйнварда да коры салкын һава торышы сакланачак. Төнлә -28, урыны белән -32, көндез -12 дән -17 гә кадәр фаразлана.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш итә. Көчле салкыннар шартларында техник җитешсезлекләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы арта.
Автоинспекторлар юлга чыгар алдыннан автомобильне җентекләп тикшерергә, һава торышы буенча киенергә, үзең белән җылы әйберләр, кайнар чәй алырга һәм мөмкин булганча ягулык запасы булдырырга кирәклеген искәртә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә республика халкын элегрәк салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәткәннәр иде, һәм татарстанлыларга куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз