Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда машина йөртүче хатын-кызны ашыгыч ярдәм фельдшеры үлемендә гаеплиләр
Лаеш районында яшәүчене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәре үлемендә гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда ашыгыч ярдәм фельдшеры үлгән.
Хокук сакчылары ачыклаганча, гаепләнүче тыелган урында борылырга уйлаган һәм каршы як полосага чыккан. «Toyota Rav 4» автомобиле авырый торган күкрәк баласын алып баручы ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән.
Авариядә 61 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы фельдшеры үлгән.
Хатын-кыз йөртүче үз гаебен өлешчә таныган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз