news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина йөртүче йоклап китү сәбәпле, авто пассажиры һәлак булган

Татарстанда машина йөртүче йоклап китү аркасында, автомобиль кюветка төшеп киткән һәм авто пассажиры һәлак булган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Алексеевск Әлмәт юлының 87 нче километрында булган. GWM Tank 500 йөртүчесе йокыга киткән һәм зур тизлектә кюветка төшкән. Автомобиль юл кырыена төшеп ауган. Пассажир утыргычында утырган 67 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, йөртүче җәрәхәтләр алган.

Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә. Аны прокуратура контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot