news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итә алмау очракларын атадылар

Кайбер татарстанлыларга машина йөртү таныклыгының гамәлдә булуын туктатып торырга мөмкиннәр. Мондый хәл, мәсәлән, алиментларны, административ штрафларны түләмәгәндә һәм башка сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Нинди очракларда мондый чикләү кертә алмыйлар – «Татар-информ» материалында.

Нинди очракларда транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итә алмыйлар

- мондый чара машина хуҗасын төп хезмәт хакы чыганагыннан мәхрүм иткәндә;

- автомобильне эксплуатацияләү машина йөртүченең һәм аның гаилә әгъзаларының тормыш эшчәнлеген тәэмин итүдә бердәнбер чара булып, алар транспорт мөмкинлеге чикләнгән урында яшәгәндә;

- кеше үзендә инвалидлык булу яки аның карамагында инвалид булу сәбәпле машина йөрткәндә;

- барлык бурычларның суммасы 10 мең сумнан артмаганда;

- бурыч йөкләмәсе булган кешегә кичектерү бирелгәндә.

news_right_1
news_right_2
news_bot