news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машиналары юл кырыена төшеп киткән ике егет имгәнгән

Һәлакәт М7-Шигали юлының 7нче километрында булган.

Татарстанда машиналары юл кырыена төшеп киткән ике егет имгәнгән

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районындагы трассада җиңел машиналары кюветка төшеп китеп ауган ике егет җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария М7-Шигали юлының 7нче километрында булган. Шаһитлар сүзенә караганда, «Лада Гранта» кюветка төшеп китеп, баганага барып бәрелгән һәм ян ягына ауган.

«Руль артында егерме биш яшьләрдәге егет иде, пассажир дусты да аның яшьтәше. Берсе кулы авыртуга зарланды, икенчесе иңбашын авырттырган», — дип сөйләде шаһитлар.

Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре икесен дә хастаханәгә алып киткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot