news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән ир-ат юл һәлакәтендә үлгән

Автомобиль кюветка чыккан һәм әйләнеп капланган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тәтеш районында кеше үлеме белән тәмамланган транспорт-юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә кич белән Казан – Ульяновск – Зур Тархан трассасында 30 яшьлек 12нче модель «Лада» автомобилен йөртүче тизлекне арттырган, нәтиҗәдә машина кюветка очкан, ә анда ул агачка барып бәрелгән һәм әйләнеп капланган.

Машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән булган, нәтиҗәдә ул һәлакәт урынында ук үлгән. 38 һәм 27 яшьлек пассажирлар сырхауханәгә озатылган.

Шунысын искәртәбез: ир-ат транспорт чарасы белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш идарә иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot