news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина йөртүче велосипедчыны бәрдереп үтергән

Кытай машинасы хуҗасы каршы як полосага чыгып велосипедта баручы өстенә менгән.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Зәй районында GrandTiger автомобилендә 37 яшьлек машина йөртүче велосипедчыны бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина хуҗасы тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан һәм 25 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

Велосипедчы алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Соңрак машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot