Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән
Юл-транспорт һәлакәте Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында булган.
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән. Машина каршы як хәрәкәт юлына чыгып, каршы килүче автомобиль белән капма-каршы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Агентлыкка мәгълүм булганча, 19 май көнне Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада Калина» һәм «Киа Рио» автомобильләре капма-каршы бәрелешкән. Авариядә «Лада» машинасын йөртүче зыян күрә, ул хастаханәгә озатыла. Бәрелештә ике машинаның да алгы өлеше нык җимерелгән.
Башлангыч фаразлар буенча, һәлакәт «Лада Калина» җиңел машинасының 49 яшьлек йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан. Ул руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыгып, «Киа»га барып бәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз