news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда машина урыны һәм төзелеп бетмәгән йорт өчен кадастр бәясен алдан белеп була

Күчемсез милек бәясен ачыклауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә төзелеш тәмамланмаган объектларга, машина урыннарына һәм бердәм күчемсез комплексларга кагылышлы кадастр бәясен ачыклауның яңа тәртибе гамәлгә керде. Элек аларның кадастр бәясен билгеләү тәртибе язылмаган иде. Бу турыда Татарстан буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәсәлән, төзелеш тәмамланмаган объект  – мәйданы 85 кв. метрлы торак йорт кадастрда исәпкә алына. Аның әзерлек дәрәҗәсе 15 процент. Бәя кую оешмасы белгечләре билгеләгәнчә, йортның бер квадрат метры өчен кадастр бәясенең уртача күрсәткече биредә 11,5 мең сумнан артык», - дип мисал китерде Татарстан буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов.

Объектның кадастр бәясен билгеләү өчен мәйдан, әзерлек проценты һәм уртача күрсәткеч тапкырлана. Шулай итеп, мисалда китерелгән төзелеп бетмәгән объектның кадастр бәясе 147,5 мең сум тәшкил итә, дип аңлатты Антон Самойлов.

Машина урыны өчен кадастр бәясе бинаның бәясеннән чыгып исәпләнә. Бердәм күчемсез комплексның бәясен исәпләгәндә, анда кергән барлык күчемсез объект бәяләре суммасы исәпкә алына.

Бу мәгълүматларны ачыклау өчен, кадастр бәясе турындагы белешмәне сорап алырга мөмкин. Яңа кагыйдәләр кадастр хисабына 2 марттан соң куелган (яки шул көннән соң алар турындагы мәгълүмат үзгәртелгән булган) объектларга гына кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100