news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда машина төзелеше тармагы 10 ай эчендә 7,3 процентка үсеш кичергән

Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылган. Сәнәгать мәйданчыклары, махсус икътисади зоналар һ.б. эшли, диде Президент.

Татарстанда машина төзелеше тармагы 10 ай эчендә 7,3 процентка үсеш кичергән
Михаил Захаров

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). 2017 елның 10 аенда ТР машина төзелеше предприятиеләре җитештергән продукция күләме 400 миллиард сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы 107,3 процентка арткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать предприятиеләре координация советының җиденче утырышында шул хакта хәбәр итте.

Республика сәнәгать производствосының гомуми күләмендә машина төзелешенең өлеше 20 проценттан артып китә, дип искәртте республика лидеры.

«Бүген республикада машина төзелеше комплексы модернизацияләнә, яңа предприятиеләр ачыла, заманча технологияләр кертелә. Шулай ук цифрлы сәнәгать турында да сүз алып барырга мөмкин, һәм ул, әлбәттә, безнең актив эшчәнлекне таләп итә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылган, диде Президент. Муниципалитетларда сәнәгать мәйданчыклары, махсус икътисади зоналар һ.б. эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot