Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мәшгульлек үзәкләрен модернизацияләүгә 845 млн сум юнәлтелгән
Татарстанның 49 мәшгульлек үзәге комплекслы модернизацияләнгән һәм ремонтланган. Аларның эшчәнлеге турында бүген журналистларга ТР Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин сөйләде.
«Заманча кадрлар үзәкләре ремонтланды һәм яңадан җиһазландырылды. Бу максатларга без Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 845 млн сум акча алдык», - дип билгеләде ул.
Киров һәм Мәскәү районнарының кадрлар үзәге яңартылды. Муллин сүзләренчә, ул бүгенге көндә «матур һәм заманча булса да, инде искергән». Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында кадрлар үзәкләре заманчарак, алар Казан мэры Илсур Метшин катнашында ачылган иде.
«Вахитов һәм Идел буе районнарының кадрлар үзәге бердәм брендбук буенча модернизацияләнде, аңлаешлы коммуникацияләр төзелде. Кеше кадрлар үзәге эчендә булганда, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белә», - дип ышандырды Муллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз