news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәшгульлек үзәкләре яңадан эшли башлаячак

2025 елдан Татарстан мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү программасына кушыла. Яңа елдан анда барлыгы 17 төбәк катнаша башлый. Бу хакта ТАСС Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Профильле төбәк органнары киңәшмәсендә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Кобяков билгеләп үткәнчә, программаның өченче этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе 495 мәшгульлек үзәген яңадан эшләтеп җибәрү булачак. Татарстаннан тыш, проектта Карачай-Черкесия, Краснодар, Приморье һәм Ставрополь крайлары, Әстерхан, Магадан, Волгоград, Томск һәм Омск өлкәләре катнаша.

Проектның беренче чиратында шулай ук 17 төбәк катнашты. 2024 елда проект тагын 12 субъектта гамәлгә ашырылган. Программа буенча эшләрнең 2028 елда алты этапта тәмамлануы планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot