Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак
Республикада төнлә 14 градуска кадәр салкын була.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, төнлә салкыныйтачак.
Иртәгә, 27 мартта, аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез төньяктан килгән атмосфера фронты йогынтысында җепшек кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Көндез җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, ә көндез +1…+6 градус җылы була.
Синоптиклар фаразлавынча, якшәмбе, 28 мартта, төбәктә һава торышын антициклон перифериясе билгели. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -3…-8 градус, урыны белән 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез 2-7 градуска кадәр җылыта.
Дүшәмбе, 29 мартта, һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, аязганда -14 градуска кадәр салкын була. Көндез +2…+7 градус җылы көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, март ахырына кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 3-9 градус салкын, урыны белән — 13 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. Көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз