news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәҗлестән соң дустын кыйнаган ир-атны үтерү өчен хөкем иттеләр

Татарстанда Питрәч районында яшәүче 48 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр, ул исерек хәлдә чыккан низаг вакытында дустын бик каты кыйнаган. Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул турыда хәбәр итте.

2022 елның 1 ноябрендә кич белән Питрәч районы Карповка бистәсендә ике дус арасында низаг чыккан һәм фатир хуҗасы иптәшенең йөзенә берничә тапкыр суккан. Бу хәлдән соң ике көн үткәч, кыйналган ир-ат район хастаханәсендә вафат булган.

Хөкем ителгән кеше суд утырышы барышында үзен өлешчә гаепле дип таныган. Суд аңа 7 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Ир-ат аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян салу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе буенча хөкем ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100