news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшүсмер өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгатылды

«Идел» лагеренда малай өстенә футбол капкасы аугач, җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә көндез Лаеш шәһәрендә 13 яшьлек яшүсмер өстенә футбол капкасы ауган һәм ул имгәнгән. Малайны авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр, ә хокук саклау органнары тикшерү башлаган.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында сөйләүләренчә, беркетелмәгән капкаларны футбол кырына балалар үзләре чыгарган.

Бу факт буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта тикшерү бара, ул бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.

Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күзәтчелек ведомствосы җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100