news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Мактаулы донор» күкрәк билгесен булдырырга тәкъдим иттеләр

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында «Татарстан Республикасының Мактаулы доноры» күкрәк билгесен кертү идеясен карадылар. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышуда катнашучылар ассызыклаганча, донорлык статусын күтәрү ашыгыч медицина ярдәме, планлы операцияләр һәм авыр пациентларны дәвалау өчен кирәкле донорлык резервын ныгытырга ярдәм итәчәк.

Фикер алышу йомгаклары буенча бүләкне гамәлгә кую тәртибен беркетәчәк норматив хокукый акт проектын әзерләү турында карар кабул ителгщн.

news_right_1
news_right_2
news_bot