news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәптә туклану бәясе артачак

Татарстанда мәктәптә туклану бәясе артачак
"Татар-информ" архивы

Татарстанда башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүгә тотылган чыгымнарны этаплап арттыру планын яңадан караячаклар. Әйтик, әгәр элегрәк ул 2024 елга 61,3 сум күләмендә билгеләнсә, хәзер исә 66,76 сум булачак, диелә ТР Финанс министрлыгы әзерләгән карар проектында.

Нормативта бер укучыга кайнар ризыкның уртача бәясе күрсәтелгән. 2025 елга кайнар ризыкның уртача бәясе һәм нормативы элегрәк планлаштырылган 63,75 сум урынына 69,43 сум күләмендә билгеләнгән. 2026 елда норматив 72,21 сумга кадәр артачак.

Документ 8 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза уза. Кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда мәктәптә туклану бәясен этаплап арттырырга ниятләүләре хакында хәбәр иткән иде. Әйтик, быел башлангыч мәктәптә кайнар ризыкның уртача бәясе 58,94 сум (бер укучыга) тәшкил итә.

2020 елда Россия Президенты Владимир Путин башлангыч мәктәптә – I-IV сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы законны имзалады. Аның буенча башлангыч сыйныф укучылары көненә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә, менюда кайнар аш һәм кайнар эчемлек тә булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100