news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

Татарстанда мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды
Михаил Захаров

Татарстанда Россия кулланучылар күзәтчелегенең мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линиясе эшли башлады. Белгечләр белән 15 сентябрьгә кадәр киңәшергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә кайнар линия дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр эшли (тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр). Шалтыратуларны +7(843)273-15-99 телефоны буенча кабул итәләр.

Ведомствоның бердәм консультация үзәге белгечләренә тәүлек әйләнәсе +7(800)555-49-43 телефоны буенча сораулар бирергә мөмкин.

Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәгенә көн саен, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр). Шалтыратуларны +7(843)221-90-16 телефоны буенча кабул итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot